Студия кунагы – Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.
Әңгәмә барышында ул шәһәр тормышына кагылышлы мөһим сорауларга җавап бирә. 5 елдан соң, Түбән Каманың киләчәген ничек күзаллый?
Җитәкче бу хакта да сөйләячәк. Тапшыру кысаларында “Түбән Камага - 60” программасы буенча да фикерләр яңгырый.