«Форсат» тапшыруы. Кул эшләре өмәсе
Безнең иҗат төркеме «Удмурт» милли-мәдәни автономиясе вәкилләрендә кунакта булды.
Әлеге милләт халкы элек-электән бер-берсенә кул эшләрен алып кич утырырга йөргән. Миллли көйләрне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр.
Куллары талып китсә, уеннар да уйнап алганнар, тәмләп самавырдан чәй эчкәннәр... Коллектив удмуртларының фольклоры, гореф-гадәтләре, йолалары турында ишетеп кенә белми, аларны күреп-белеп үсә һәм бүген дә үтәп яши.
Комментировать
Сегодня в городе
Видео
Читаемое за неделю
Другие новости автора