Безнең иҗат төркеме 15 нче балалар бакчасында кунакта булды. Биредә «Каз өмәсе» гөрләде.
Тәрбиячеләр канат сыдырдылар, җырладылар, биеделәр, уйнап та алдылар. Аларның максатлары - татар халкының күркәм йолаларын яңартып, яшь буынны милли рухта, гореф-гадәтләребезгә хөрмәттә тәрбияләү.