Безнең төшерү төркеме Кызыл Чапчак авылында булды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре, һәвәскәр артистлар белән берлектә Кендек әбиләргә багышланган күренеш күрсәттеләр.
Хатын-кызларга бала табаргә ярдәм иткән кендек әбиләргә Кызыл Чапчакта аеруча зур хөрмәт белән карыйлар. Тапшыру кысаларында балага исем кушу, бәби тугач өйдә нинди йолаларны үтәргә, дигән сорауларга да җавап яңгырый.