Кама Аланы бистәсендә яшәүче Альмира Мәҗитова курчакларга төрле милләт киемнәре тегә.
Бәйләргә, чигәргә ярата. Тормыш иптәше һәм ике баласы ярдәм итеп тора.
Иҗатка мәхәббәт нәселдән килә, ди хатын-кыз. Әнисе – кул эшләре остасы, апасы – бию белән шөгыльләнә.