Оста куллы шәһәрдәш Гүзәл Вәлиева макраме техникасын кулланып асылма гамаклар ясый.
Әлеге кәсепне түбәнкамалы үзлегеннән үзләштергән.
Моңа кадәр дә тегү, бәйләү, чигү белән шөгыльләнгән. Барысын эштән соң, буш вакытында башкара икән. Киләчәктә түбәнкамалы бишекләр үреп карарга уйлый.